Акция взаимопомощи

Коронавирус безнең арада күп кенә битараф булмаган кешеләр барлыгын күрсәтте. Волонтерлар, эшмәкәрләр, танылган шәхесләр, гади кешеләр бөтен илебез буйлап мохтаҗларга ярдәм итү өчен берләштеләр.
Гомумән, 21нче марттан бирле, бер ел вакыт дәвамында акция кысаларында 5 миллионга якын кешегә төрле ярдәм күрсәтелде, бу эшкә 186 мең волонтер җәлеп ителде.
Чыннан да, без бер-беребезгә карата никадәр игътибарлы, ярдәмчел булсак, бу катлаулы чор да шуның кадәр җиңелрәк узачак. 1-5нче мартта округыбызның төрле оешма-учреждениеләрендә “Без бергә” Бөтенрәсәй акциясе оештырылуга 1 ел тулуга багышланган чаралар үтте.

Monday, March 15, 2021 12:23:00 PM

Comments