Были, легенды и мифы Бардымского района, рассказанные старожилами района. 2013-2014 годы 

(ссылка на файл в формате doc, 135 Kb)

 

 

 

БАРДА ЯГЫ РИВАЯТЬЛӘРЕ ҺӘМ МИФЛАР

(Предания и мифы Бардымского района)

ТОПОНИМЫ

 ПРЕДАНИЯ И МИФЫ БАРДЫМСКОГО РАЙОНА БЫЛИ СОБРАНЫ У СЕЛЬСКИХ БИБЛИОТЕКАРЕЙ БАРДЫМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА В ХОДЕ КРАЕВЕДЧЕСКОГО КОНКУРСА, ОБЪЯВЛЕННОГО ЦЕНТРОМ ЭКОЛОГИЧЕСКОЙ ИНФОРМАЦИИ ЦЕНТРАЛЬНОЙ БИБЛИОТЕКИ В 2009 ГОДУ.

 Собрала, напечатала, отредактировала и перевела предания и мифы с татарского на русский язык заведующая отделом обслуживания центральной библиотеки Лилия Хамитовна Шакирзянова.

                                                                                                                                             Аракы чишмә

 Аракы чишмә тарихын миңа Кучукбаев Хабибулла Мухлис улы сөйләде, ул Яңа –Чад авылында туып-үскән, өйләнгәч Яңа–Казанкага килеп урнашып, гомеренә шушында яшәгән.
 Казанкадан килеп Төнгүккә кергәндә бер чишмә бар. Аны халык телендә “Аракы чишмә”дип йөртәләр. Бу урын Казанка ягында яшәүчеләрнең олы юлдан кайтышлый туктап ял итеп, чишмә суы эчеп, бәйрәмнән, яисә кунактан кайтканда туктап пикник ясап ала торган урыны. Бу бик элекке заманнан килгән традиция. Атлысы да, җәяүлесе дә, машиналысы да монда туктап ял итмичә кайтмый.
 Мин һәрвакыт ни өчен бу чишмәгә “аракы чишмә”дип исем биргәннәр икән дип кызыксына идем, кемнән сорасам да: “чөнки монда бөтен кеше дә туктап аракы эчә “,- дип җавап бирәләр иде.
 Ә бер көнне Кучукбаев Хәбиб абый дөресен сөйләп бирде. Аңа безнең әти Гафаров Сәлим Гали улы сөйләгән булган.
 Макашин баеның аракысын Шлик-Баш аша Осага ташыгыннар. Беркөн бер ат йөге чишмәдәге күперне чыкканда ава һәм мичкәләр ватылып бер йөк аракы (спирт) чишмәгә ага. Бу хәбәр яшен тизлеге белән Төнгүк халкына тарала. Бар халык чиләк –савытлар күтәреп чишмәдән аракы тутырырга йөгерәләр. Аннан соң тикли аракы белән Төнгүк халкы атна буе бәйрәм итә. Шуннан бу чишмәгә “Аракы чишмә” дигән исем тагылып кала.
Яңа- Казанка авыл китапханәсе китапханәчесе Гафарова Райдә Салим кызы язып алды. 2009 ел.

                                                                                                                                    “Водочный” родник

 Историю “Водочного” родника мне рассказал Кучукбаев Хабибулла Мухлисович. Он родился и вырос в деревне Новый Чад, после женитьбы перебрался в Новую Казанку и всю жизнь прожил там.
 По дороге от Новой Казанки при въезде в с.Тюндюк есть родник. В народе его называют “Водочный ”. Это место, где окрестное население останавливается на отдых, пикник после дальней поездки, возвращения из гостей, с праздника, освежается родниковой водой. Это очень старая традиция. Ни конник, ни пеший, ни пассажир автомобиля никто не проходит мимо этого родника, не остановившись на отдых.
 Мне всегда было интересно, почему родник называется “Водочным”? У кого не спросишь, все отвечали : “Потому, что здесь всегда останавливаются и пьют водку”...
 А как-то раз Кучукбаев Хабиб абый рассказал такую историю. (Ее поведал ему мой отец Гафаров Салим Галиевич). Водку богача Макашина возили в г. Осу через Верх Шлык. Однажды один конный воз при переезде через мост опрокинулся, бочки треснули и целый воз водки (спирта) вылился в родник. Эта весть с быстротой молнии облетела тюндюковцев. Весь народ ринулся к роднику, чтобы набрать водки в ведра и другую подвернувшуюся под руки посуду. После целую неделю тюндюковцы праздновали с бесплатной водкой. После этого случая и пристало роднику название “Водочный”.

Записала библиотекарь Новоказанской сельской библиотеки Гафарова Райда Салимовна,2009 г.

                                                                                                                                                           Бумбак оч
                                                                                                                                                           (риваять)

 Безнең Тауавылда авылның бер очын Бумбак оч дип йөртәләр, бу оч авыл үзәгеннән 1 км. ераклыкта. “Бумбак” бабайның исемедерме, кушаматы булгандырмы, әйтә алмыйм. Бу очта Хәерниса әби белән Бумбак бабай яшәгәннәр, аларның өйләре юк инде, ул бабайны үлгәч зыяратка алып бармый, өенә якын гына күл буена күмгәннәр, элек аның иясе дә йөргән...
 Тагын бу бабай турында: “Ызбасы янына килгән барлык сарыкларны алып кереп суя икән”,- дип сөйлиләр иде.

 2009 елда Барда районы Тауавыл авылында Мукминова Рафига Габделбар кызыннан ( 1927 елда туган) китапханәче Барсаева Сәлимә язып алды.

                                                                                                                                                        Окраина “Бумбак”
                                                                                                                                                              (предание)

 Одну из окраин нашей деревни Усть-Тунтор называют “Бумбак”, эта окраина находится от центра деревни на расстоянии 1 километра. Не знаю , “Бумбак” это имя или прозвище деда. На этой окраине жили бабушка Хаерниса с дедом Бумбаком, их дом не сохранился. После смерти дедушку похоронили не на кладбище, а неподалеку от дома, возле оврага, раньше там являлось его привидение...
 Еще об этом дедке: рассказывают, что всех овец, которые приближались к его дому, он затаскивал к себе и колол.

Со слов Мукминовой Рафиги Габдульбаровны (родилась в 1927 году) записала библиотекарь Усть-Тунторской библиотеки Барсаева Салима. 2009г.


                                                                                                                                                                 Крестик

 Давно это было, когда в Шермейке еще стояла церковь, а службу церковную проводили батюшка и дьяк. Но вот беда: службу то служат исправно, и народ на причастие ходит, а погода их не милует – дождя как не бывало, так и нет. Тут и старики стали поговаривать, что, мол, раньше и не в церкви молились, а Богушко их слышал, без дождя не оставлял. 
 Тогда батюшка решил, что надо на высокой горе, недалеко от деревни поставить крест и отслужить службу Всевышнему о снисхождении Божьем, чтобы дождь послал.
 Так и повелось с тех пор: дождь ли просить, или погоду хорошую – поднимался народ к кресту, чтобы молитву справить, а поле то прозвали «Крестиком».
 С тех давних пор много воды утекло, и креста давно уже нет, но осталось в памяти народной название поля «Крестик».

Со слов старожила села Шермейка Бабушкина Афанасия Ивановича записала библиотекарь Шермейской библиотеки Волкова Ольга Модестовна. 2009 г.

                                                                                                                                                                       Казган тау
  

Ни өчен соң авыл янындагы текә тауны Казган тау дип атаганнар? Риваятьлардан чыгып, бу тауда 1770 елларда казылма эшләре алып барганлыгы билгеле. Анда бакыр рудасы казылган. Казган тавы турында җирле шагыйрәбез Гандәлибә Зәйләева менә нинди “Горурлык” шигырен яза:

 

Барда ягы безнең төбәк
Кадерле һәм изге як.
Ни дисәң дә туган яклар
Һәркемгә дә якынрак.

Тәбигать һәйкәле диләр
Безнең чияле тауны.
Ике Әрҗәнне бүлеп ала
Саф сулы Тол елгасы.

Казган тауда хәтирәдә
Бай урын алып тора.
Аклар белән кызылларның
Көрәш мәйданы шунда.

Сирәк очрый бу якларда
Болын җилдәк чәчәге.
Казган тауның битләрендә
Бу чәчәк тау бизәге.

Кызыл китапка кертелгән
Безнең бу тау гүзәле.
Горурлык ул гына мени
Чикләвек тау бар әле.

Табигатьне саклап кына
Сокланып хозурланып
Аның барлык байлыгына
Шатланып яши халык.

                                                                                                                                                                               Риваять

  Гайнетдин үзенең туганы Әйнетдин белән Тол елгасы буйлап менеп килгәндә яр буенда ут күрәләр. Бу утны коткарырга, сүндермәскә кирәк була. Тол елгасы ул вакытта бик тирән, көчле агымлы елга була. Әйнетдин утны алырга йөзеп чыгам диеп су агымына эләгеп батып үлә, ә Гайнетдин утны болан тиресенә салып коткарып кала. Толның уң як ярына алып чыга (хәзерге Кызыл яр тау өсте). Һәм шул урында Гайнетдин төпләнеп кала, “Гайнетдин” авылы барлыкка килә дигән риваять бар. Шулай итеп Гайнетдин гәйнә ыруын башлап җибәрә. Шушы ук Кызылъяр тавы башында Гайнетдин авылы янында җиде газизләрнең Хәсән-Шаех исемлесе сакта тора. Ул вакытта Гәйнә иле кешеләре үз йортларын, үз илләрен саклау максатында Толның биек ярына сакчылар куя торган булганнар. Бу сакчылар җиде кеше булган.
.
1-Әрҗән авыл китапханәсе китапханәчесе Халилова Лидия Равил кызы, ветеран укытучы, элекке 1 Әрҗән авыл Советы рәисеннан Роза Хормәт кызы Балтаевадан язып алды. 2009 ел. 

                                                                                                                                                                 Казган тау (Разрытая гора)

Почему крутую гору возле деревни Второй Краснояр называют “Разрытая”? По легендам известно, что в 1770 году здесь велись раскопки. Добывали медную руду. Местная поэтесса Гандалиба Зайляева написала стихотворение 
  “ Горжусь”
Наша милая сторонка
Нам свята и дорога.
Ничего же нет родней
Милой родины моей.

Тулва, местная река,
Разделяет два села.
А Вишневая гора-
Это памятник, друзья.

Казган тау не просто место,
Где резвились мы, росли
Тут в гражданскую сражались,
Погибали здесь бойцы.

Вряд ли встретишь ты в округе
Редкой ветреницы цвет.
А на нашей Казган- тау
Её весною краше нет.

Но не только этот цветик
В книгу Красную внесен.
Есть у нас еще орешник.
Им заросший горный склон.

Так живет народ, любуясь
Милой нашей стороной.
Охраняя ее богатства,
И гордясь своей землей.

                                                                                                                                                                   Предание

Гайнетдин со своим братом Айнетдином, пробираясь по берегу Тулвы, увидели на противоположной стороне огонь. Его нужно было сохранить, не погасить. В то время Тулва была очень быстрая, глубокая река. Эйнетдин, переплывая бурную реку, попадает в водоворот и тонет , а Гайнетдин спасает огонь, положив его в оленью шкуру. Выносит огонь на правый берег (Сейчас вершина горы Кызыл яр). Здесь и оседает. Существует легенда, что так появилась деревня “ Гайнетдин”. Так от Гайнетдина пошел гайнский род. На той же вершине горы Кызыл яр, возле деревни Гайнетдин стоял на страже один из семи газизов Хасан Шаех. В то время гайнинцы для сохранения своего дома и родных мест на самых высоких горах ставили стражников. Всего их было семеро.

Со слов бывшего председателя Первокрасноярского сельского Совета Розы Хурматовны Балтаевой записала библиотекарь Первокрасноярской библиотеки Лидия Равилевна Халилова. 2009 г.

                                                                                                                                                                  Карман авылы

Туган як, туган җир, туган авыл андагы урман, болыннар, кырлар инешләр һәркем өчен кадерле булып калалар. Элекке вакытта авылыбыз урынында кара урман булган, ул тау итәгенә урнашкан. Аның тирә- ягын куе урманнар, биек таулар уратып алган. Ике ягыннан ике инеш Карман һәм Чәпчелде инешләре ага. Чәпчелде инешенең сул як ягы гел таулардан тора- Андрей тау, Маяк тау, Мәк тау, Түгәрәк тау. Бигрәк тә авылның табигате гаҗәеп матур. Кышында, җәендә яшел булган урманнары, сылу каеннары, чыршылары, наратлары белән булганга шулайдыр ул.
 Авылның үз язмышы, үз тарихы бар. Авылның исеме турында шундый риваять сөйләп йөртелә. Имеш, Габдрахман исемле кеше, йортын салып бетергәч, Сарашка гәйләсен алырга кайткан. Күршеләре : “Кая күченәсез”,- дип сорагач, Габдрахман ашыккан булган мы : “Кара урманга,”- дию урынына “Карманга,”- дип җавап биргән.Шулай итеп “Карман” барлыкка килгән.
 Элек авылны “Карман як”, “Чәпчелде як” дип йөртәләр иде. Карман яктагылар чәпчелде яктагыларны белмәгәннәр. Әтәч тавышлары ишетеп бер яктан икенче якка ботаклар сындырып билге ясап чыкканнар.
“Карман авылы бәете” бар.
Авылдашлар тыңлагызчы,
Бер яшь кызның ниятен
Мин җырлыймын, сез тыңлагыз
Кармал авылы бәетен.
Тарих мең дә тугыз йөздә
Дүртенче сәнәдә
Карман авыл пәйдә булды
Урман эчтә янәдә.

Сарашлардан күчеп килеп
Кар урманнарга урнаштык.
Җир булса тормыш булыр дип
Бик озаклап уйлаштык.
Ай, йөрдек без, йөрдек без
Толкайларны кичеп килдек без.
Урман кисеп төрле нужа күреп,
Җир алырга монда килдек без.

Сарашларга кайтыр идем,
Кайтыр җирем ерак шул.
Саргайсаңда, сагынсаң да
Кайтып булмый икән шул

Тирә ягым Карурман
Ике елга агадыр,
Сарашымны сагынып,
Күз яшьләрем ага дыр.

Әй агылды болыт, әй агылды
Юлсыз җиргә юллар салынды.
Иртә торсам Сараш якка карыйм
Сагындым шул,Сараш, сагындым

 Карман авылының китапханәчесе Нурбакова Гөлфия язып алды.2009 ел.


                                                                                                                                                                     Село Кармановка

Наша родина – родная земля, родное село, ее леса, луга, поля, источники для каждого дороги и любимы. Раньше возле нашего села был дремучий лес, располагалось оно у подножия горы. Село окружает густой лес, высокие горы. С двух сторон водные источники – речки Чапчельда и Кармановка. Левый берег Чапчельды сплошь состоит из гор- Андреевская гора, гора Маяк, Маковая , Круглая гора. Удивительно красива природа - летом и зимой зеленые леса, нарядные березы, ели, сосны.
У села есть своя судьба, своя история. О названии села существует такая легенда. Будто, человек по имени Габдрахман, построив дом, поехал в Сараши, чтобы забрать семью. Когда соседи спросили: “Куда переезжаешь?” Габдрахман то ли в спешке, то ли по другой причине сказал: “Карманга” (Кармановка) вместо того, чтобы сказать “Кара урманга”(Темный(дремучий) лес). Так и стало называться село Кармановкой.
Раньше село называли “Кармановская сторона”, “Чапчельдинская сторона”. Кармановцы не знали чапчельдинцев. Добирались до соседей только по пению петуха, обламывая ветки и делая метки на деревьях.
Существует бает (фольклорное сочинение) о Кармановке
Послушайте, односельчане.
Я пропою вам о мечте одной девушки, а вы послушайте
Бает о Кармановке.
Среди леса в 1904 году
Появилось село Кармановка.

Приехав из Сарашей,
Поселились мы в дремучем лесу.
Долго размышляли:
Будет земля – будет жизнь.

Ой бродили мы,бродили
Тулву мы перебродили
Лес пилили,трудно жили
Здесь мы землю получили.

Как вернуться в Сараши?
Путь неблизкий,трудный путь.
Хоть скучайте, хоть страдайте,
Не вернуться в Сараши.

Кругом дремучий лес
Катят свои воды две реки.
Как речная вода текут мои слезы
От тоски по Сарашам.

Проплывают облака,
На бездорожье построена дорога.
А я по утрам смотрю в сторону Сарашей.
Тоскую, очень тоскую по Сарашам.

Записала библиотекарь Кармановской библиотеки Гульфия Нурбакова. 2009 г.


                                                                                                                                                           Кызылъяр тауның риваяте
                                                                                                                                                          (2-Әрҗән тауларының берсе)

 1470 нче елларда Кызылъяр тавында Гайнетдин авылы урнашкан була. Кызылъяр тавы башында җиде газизләрнең Хәсән-Шаех исемлесе сакта торуы билгеле.Гәйнә иле кешеләре үз җирләрен саклау максатыннан Толның биек ярына сакчылар куя торган булганнар. Бу сакчылар 7 кеше булганнар. Султанай турысында – Солтан-Газиз, Таныпта – Солтан-Әхмәт, Толбашта – Сәит-Сәлим, Суҗде турысында – Миңлемәгәсүм, Тауавылда- Мөрәтхуҗа, Җирмия башта –Солтангали-Газиз, җиденчесе Кызылъяр тауда – Хәсән-Шәех торганлыгы билгеле. Төннәрен алар дошман килүне ут ягып белдерткәннәр. Берсе якса, аны икенчесе, өченчесе кабатлаган рәвешле яман хәбәр барлык газизләргә җитештерелгән. Тауда ут күрүгә ир-ат кулына корал алырга , атка менәргә тиеш булган.Хәсән-Шәех Кызылъяр тавы башында һәлак була (Хәзерге Янтык тавы өстендә).
 Урыслар Казанны алгач, мөселманнарга Кама елгасыннан 45 чакрымнан да якын утыру тыелган. Шуңа күрә Гайнетдин авылы кешеләре Толның сул як ярына Кугәрчен елгасы буена күченеп киткәннәр.Үреләр тавына гайнетдин авылы кешеләре җирләнгәне расланды.

 Бу риваять 1882 елны туган Иманаева Мәрхәбә әбидән алынган. Ул 109 яшенә җитеп үлгән. Мәрхәбә әби исән чагында, озак еллар авыл Советы башлыгы булып эшдәгән Роза Хөрмәт кызына сөйләп калдырган.
 П Әрҗән авыл китапхәнәчесе Мурсалимова Эльмира Камил кызы шул риваятьне Роза Хөрмәт кызы Балтаевадан язып алды. 2009 ел.
 

                                                                                                                                                                  Легенда о горе «Кызылъяр»
                                                                                                                                                                (одной из гор Второго Краснояра)
.
 В 1470 году на горе Кызылъяр появилось село Гайнетдин. Известно, что на вершине горы Кызылъяр охранником был газиз по имени Хасан-Шаех.
 Жители Гайны для защиты своих рубежей на высоком берегу Тулвы выставляли посты. Всего постовых было 7 человек. Известно, что возле Султаная стоял Солтан-Газиз, в Таныпе - Солтан Ахмат, в Сосновке – Саит-Салим, возле Мостовой – Минлемагасум, в Ермии- Солтангали- Газиз , а седьмой – на горе Кызылъяр Хасан-Шаех. Ночью о приближении врага они сигнализировали огнями. Первый сообщал второму, второй – третьему, так плохая весть доходила до каждого постового.
 Увидев на горе огонь, любой мужчина обязан был вооружиться и сесть на коня.
 Постовой Хасан-Шаех погиб на своем посту, на вершине горы Кызылъяр (сегодня ее также называют горой Янтык).
Когда русские покорили Казань, мусульманам запретили располагаться ближе 45 километров от берега Камы. Поэтому жители деревни Гайнетдин переселились на левый берег Тулвы, вдоль речки Кугарчин. Подтверждается, что жители деревни Гайнетдин похоронены на Уреләр тавы (Вьющейся горе).

Эта легенда известна от старожила села Иманаевой Мархабы, родившейся в 1882 году и дожившей до 109 лет. Мархаба аби рассказала ее Розе Хурматовне Балтаевой, долгие годы проработавшей председателем Первокрасноярского сельского Совета.
Легенда записана в 2009 году библиотекарем Второкрасноярской библиотеки Мурсалимовой Эльмирой Камилевной со слов Розы Хурматовны Балтаевой.



                                                                                                                                                               Речка Алтынайка

 Старики говорят, что это название татарское, если перевести на русский язык, означает «золотая». Название речке дали такое потому, что ее дно усыпано бело-желтым песком, который на солнышке кажется золотым. Поэтому создается иллюзия, что на дне реки лежит золотой песок.

Предание записала библиотекарь Шермейской библиотеки Волкова Ольга Модестовна.
2009 г.

                                                                                                                                                                        Танып

Бер төркем татарлар Толның түбәнге өлешеннән: “Үргә таба менеп карыйк әле,тормышлар ничек икән, төпләнер урын булмас микән,”- дип киткәннәр. Алар арасында бертуганнар Зәйнетдин һәм Гайнетдин исемле кешеләр дә булган. Зәйнетдин исемлесе Барда турысындарак туктап калган, ә энекәше Гайнетдин абыйсы белән калырга теләмичә Тол елгасы буенча үргә таба менеп киткән. Бер заман Зәйнетдин Тол буенча агып килә торган йомычкылар күргән. Кемнең йомычкылары акканын белергә теләп да елга буенча үргә менә башлаган. Бик озак килгәч ут Тол белән Ермия елгасы кушылган урындарак бер кеше шәүләсе күргән, ул кеше үзенә торырга шалаш төзеп яткан. Килә торгач Зәйнетдин бу кеше шәүләсенең үзенең энекәше Гайнетдин икәнен таныган һәм : “ Таныдым,таныдым!” – дип кычкырган. Гайнетдин : “Үзем тора башлаган җирне ничек атарага белми йөри идем, бигрәк әйбәт булды әле синең бу кычкырыуың. Танып дип аталсын инде ”,- дигән. Шул вакыттан башлап безнең авылны Танып дип атап куйганнар.

2009 ел. Габдуразакова Дания ападан язып алды китапханәче Юнусова Ильза.
 
                                                                                                                                                                        Танып

 Группа татар с низовьев реки Тулвы решила: “Поднимемся вверх по реке, какая там жизнь, может можно обосноваться.” Были среди них и братья Зайнетдин и Гайнетдин. Зайнетдин остановился на месте, где сейчас Барда, а братишка Гайнетдин, не захотев оставаться со старшим братом, пошел вверх по Тулве. Как то раз Зайнетдин заметил щепу, плывущую по реке. Решив узнать, что это за щепа, стал подниматься выше по реке. Через долгое время, примерно там, где река Ермия впадает в Тулву, заметил человеческую тень, человек сооружал себе шалаш. Приблизившись, он узнал своего брата Гайнетдина и закричал: “Узнал, узнал (Таныдым, таныдым...)” А Гайнетдин, обрадовавшись встрече, сказал : “Не знал как назвать это место, как ты вовремя закричал. Пусть оно называется Танып”. С тех пор и стали называть наше село Танып.

2009 г. Со слов Габдуразаковой Дании записала библиотекарь Юнусова Эльза.


                                                                                                                                                                       Түбәнавыл

Авылыбыз – Түбәнавыл табигатьнең иң матур җиренә, Чириз елгасының Тол елгасына кушылган җирдә түбәнлектә урнашкан. Бәлки, исеме дә аның шул җирлеккә карап аталгандыр. Тол елгасының уң як яры буйлап таулар тезелеп киткән. Ул тауларның һәрберсенең үз исеме, атамасы бар, мәсәлән, “Бүре тау”, “Алачын (ала лачын) тау”, “Тугъзак”, “Чия тау” һ.б. Шул тауларның берсе “Бүре тау ” исеме белән бәйле җыен турында бераз язып китәм. Ул җыенны “Буртауас” җыены дип йөрткәннәр. Толның сул як яр буенда, тире ягында бик күп шомырт агачлары үскән, бик матур алан булган ( табигатьтә үзгәрешләр булу сәбәпле ул алан хәзер юк инде). Табигатьнең иң ямле чагында, шомыртлар чәчәк аткач үткәрелгән ул җыен. Зур җыен булган ул. Тирә-як авыллардан бик күп кунаклар килә торган булган. Атларны бик матур итеп бизәп, кыңгыраулар тагып килгәннәр. Җыенда, сабантуйларда уйнала торган милли уеннар уйнаганнар. Сәүдә итү дә оештырылган. Балалар өчен хәттә карусель дә ясый торган булганнар.
 Халык бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачкан, дуслары, туганнары белән очрашкан. Яшьләр дә бу җыенда бер- берсе белән танышканнар.
 Бу җыен күрешү, танышу урыны булган дип тә уйларга җирлек бар.
 Җыен 1928 елларга кадәр үткәрелеп килгән. Аннан соң ул сабантуйларга әйләнеп калган һәм үткәрелә торган урыны да башка урынга күчкән.

 2009 ел. Түбәнавылда 1910 елда туган Зимасова Мөнирәдән Зимасова Ләбибә язып алды.


                                                                                                                                                                     Ишимово

 Наше село располагается в красивейшем месте – в низине, где река Чириз впадает в реку Тулву. Возможно поэтому, и название деревни с татарского переводится « Нижнее село». Правый берег реки Тулвы – череда гор. У каждой горы есть свое имя, прозвище, например, «Волчья гора», «Гора крапчатого сокола», «Тугъзак», «Вишневая гора». Немножко расскажу о праздниках, которые проходили на Волчьей горе. Этот праздник называли «Буртауас» жиены. На левом берегу Тулвы была красивейшая поляна, окруженная черемухой (из-за того, что произошли перемены в природе, этой поляны сейчас уже нет).
Этот праздник (жиен) проводился в самое красивое время года, когда цвела черемуха. Праздник был масштабным, на него съезжались гости со всех близлежащих деревень. Приезжали на украшенных подводах с колокольчиками. На празднике играли в национальные игры, как на сабантуе. Была организована торговля. А для детей даже сооружали карусели.
 Народ на празднике от души веселился, встречался с друзьями, родственниками. Молодые на этом празднике знакомились друг с другом. Есть основание утверждать, что этот праздник был местом встреч и знакомств.
 Праздник проводился вплоть до 1928 года, потом он превратился в сабантуй, изменилось и место проведения.

2009. Со слов Зимасовой Муниры записала Зимасова Лябиба, библиотекарь- ветеран Ишимовской библиотеки.


                                                                                                                                                                 «Уен тау»

  “Уен” тавы бик матур җирдә Шлик-Баш белән Төнгүк арадагы туры юлда высоковольтныйга җитәрәк.
  30нчы елларда сугышка кадәр, дөньялар рәтләнә башлагач “Уен” тау дигән җирдә тирә-күрше авыллар: Яңа Казанка, Шлик-Баш, Шлик-Түз, Төнгүк, Яңа Чад, Башап-Түз, Султанай авылларының яшьләре һәр елны җәйнең бер матур көнендә атларга төялешеп барып бәйрәм оештыра торган булганнар. Төрле ярышлар оештырганнар, уеннар уйнаганнар. Барганда-кайтканда атларга төялешеп җырлашып йөргәннәр. Һәр атта бер гармунчы булган. Сугыш елларында бу уен тукталган, шул килеш бүтән яңартылмаган, онытылган.

  “Уен» тавы турында миңа Заитова Нуриса апа сөйләде. Ул 1924 елда Шлик-Баш авылында туып ускән, Куедада яшәгән. Пенсиягә чыккач Казанкага кайтып яши.
Яңа Казанка авыл китапханәсе китапханәчесе Гафарова Райдә Салим кызы язып алды. 2009 ел.


                                                                                                                                                          “Игровая” гора

 “Игровая” гора расположена на очень красивом месте, на прамой дороге между Верх Шлыком и Тюндюком , не доходя до высоковольтной линии. До войны, в 30-х годах, когда жизнь начинала налаживаться, в один из погожих летних дней молодежь со всех окрестных деревень, Новой Казанки, Верх Шлыка, Тюндюка, Нового Чада, Усть Ашапа, Султаная, погрузившись на подводы, приезжала сюда, что устроить себе праздник. Организовывали самые разные состязания, игры. Собирались и разъезжались с песнями. В каждой повозке было по гармонисту. В военные годы эта традиция была забыта, а после не возродилась.


 2009 г. Об “Игровой” горе мне рассказала Заитова Нуриса апа. Она родилась в 1924 году в Верх Шлыке, жила в Куеде. Выйдя на пенсию, вернулась в Куеду.
Записала библиотекарь Новоказанской библиотеки Гафарова Раида Салимовна. 2009г.


                                                                                                                                                                “Федорки”

 1678-1680 нче елларда ике авыл кушылган үзәнгә беренче татар гаиләләре килеп урнашкан. Бу гаиләләр башта Мәйдан дигән рус авылында яшәгәннәр. Урыслардан куркыпмы , урыслар кысрыклапмы , алар шушында килеп урнашканнар. Әлеге кечкенә авылның исеме булмаган. Бервакыт авыл аша ат белән күрше рус авылының Федор исемле агае узып барганда, авыл кешеләре бер-берсеннән : “Кем китеп бара аннан”,- дип сораганнар. Араларыннан берсе: “ Федор кый “, - дип әйтеп куйган. Шуннан соң бу авылны “Федорки” дип йөртә башлаганнар.

“Рассвет” колхозының баш агрономы булып эшләгән Абраков Мингалим Таһирҗан улы сөйләүләреннән язылды (хәзерге көндә ул вафат ).


                                                                                                                                                                       “Өчмече”

 Авылның татарча исеме дә бар. Шушы ук Федор авылдан авылга йөреп, тимерче хезмәтен үтәгән. Федорки авылында да ул тимерче булып эшләп алган. Аның өч миче булган. Шуннан авылны татарча “Өчмече” дип атаганнар .

Авыл ветврачы Тимиркин Мухаматнур Сабит улы сөйләгәннәрдән язып алынды.
Язып алды Махмудова Рауза Суфый кызы , Федорки авылы китапханәчесе. 2009 ел.

                                                                                                                                                                      “Федорки”

 В 1678-1680 годах в низине между двумя деревнями обосновались первые татарские семьи. Раньше эти семьи жили в русском селе Майдан. Решили переехать то ли боясь русских, то ли устав от ущемления своих прав. У этой маленькой деревушки не было названия. Как то раз, когда по деревне проезжал мужик по имени Федор, сельчане переговаривались между собой: “Кто там едет ?” Один из них ответил “Федор кый” (“Это Федор”). С тех пор и стали село называть “Федорки”.

Со слов бывшего агронома колхоза “Рассвет” Абракова Миргалима Тахирзяновича записала библиотекарь Федорковской сельской библиотеки Махмудова Роза Суфыевна. 2009 г.

                                                                                                                                                    “Өчмече” (“Три печи”)

 У села Федорки есть и татарское название “Өчмече”. Тот же Федор был кузнецом и обслуживал население окрестных деревень. Кузнецом поработал и деревне Федорки. У него было три печи. Поэтому по- татарски деревню и назвали “Өчмече”(три печи).

Со слов ветврача Тимиркина Мухаматнура Сабитовича записала библиотекарь Федорковской сельской библиотеки Махмудова Роза Суфыевна. 2009 г.

                                                                                                                                                     Хикмәтле тарантас тарихы

 Бул хәл революция елларында, 20нче елларда булырга тиеш. Шлик-Баш белән Төнгүк арасындагы иске юлда Уен тауга җитәрәк урында юлбасарлар Макашиннан килүче бер бай урысны үтерәләр. Бу бай яхшы тарантаска пар ат җигеп Макашиннан Осага китеп бара икән. Шлик-Башта төн кунып чыккан. Иртәгесен Осага юлын дәвам иткән. Әммә ерак китә алмаган. Уен тауга җитәрәк урманда юлбасырлар юлын кисеп, үзен үтереп, ике атын , кыйммәтле киемнәрен алып китәләр. Тарантасын кабат килеп алырбыз, дип, урманга яшереп куялар. Нәкъ шул көнне Казанка авылыннан Гали исемле кеше чана табанлыкка карама агачы кисергә урманга чыккан була. Тарантаска юлыга бу. Ә тарантас хикмәтле булып чыга: аның тайнигы була, ә юлбасарлар моны сизмәгән булалар. Гали тарантасның тайнигыннан бик зур суммада акчалар таба. Әммә, ни кызганыч, бу кеше бик надан була, акча исәбен белми. Акчаларын кешегә күрсәтергә дә курка: заманалар бик болганчык чак. Шулай да, берсе купюрасын кутәреп куршесе Шакир исемле кешегә керә. Шакир акчаны ала да Галигә азык-төлек бирә. Азыклары беткәч Гали тагын бер акча күтәреп керә. Шулай Шакир моның акчасы күп икәнлиген сизеп ала. Бер кешегә дә сөйләмәскә куша, мин үзем сиңа азык-төлек бирермен, ди. Шулай хәйләкәр Шакир Галимнең акчаларын суырып бетерә. Үзе бик баеп китә, хәттә Казанкада магазин ачып сату башлый.

Бу турында миңа Сайбатталов Фәрит Харрас улы сөйләде. Ул 1936 елда безнең авылда туган һәм гомер буе монда яшәгән.
Яңа Казанка авыл китапханәсе китапханәчесе Гафарова Райдә Салимовна язып алды. 2009 ел.

                                                                                                                                                       История танственного тарантаса

 Эта история произошла в революционные 20-е годы двадцатого века. На старой дороге между Тюндюком и Верх Шлыком вблизи горы Уен тау разбойники с большой дороги убили богача, который ехал из села Макашино. Богач ехал на конной паре из Макашино в Осу, переночевал в Верх Шлыке. На следующий день продолжил дорогу до Осы, но проехал недалеко. В лесу, недалеко от Уен тау, вышедшие наперез разбойники сняли с него дорогую одежду, забрали коней и убили богача. Тарантас решили спрятать в лесу,чтобы вернуться к нему. Как раз в то же самый день из Новой Казанки мужик по имени Гали направился в лес, чтобы заготовить санные вязки, и наткнулся на тарантас. А таранстас оказался с секретом: у него был тайник, о котором разбойники не догадались. Гали нашел в тайнике большую сумму денег. Но, к несчастью, этот человек был совершенно безграмотным и не знал счета деньгам. Побоялся показать деньги другим, так как время было смутное. Но все-таки не выдержал, понес одну купюру соседу по имени Шакир. Шакир взял деньги и дал Гали продукты. Когда продукты закончились, Гали вновь зашел к соседу с купюрой. Шакир почуял, что у Гали водятся большие деньги и посоветовал ему ни кому о них не рассказывать, пообещал сам снабжать продуктами. Таким образом, хитрый Шакир выудил у Гали все деньги. Шакир разбогател, открыл в Новой Казанке магазин и начал торговать.

Со слов Сайбатталова Фарита Харрасовича, который родился в 1936 году и всю жизнь прожил в Новой Казанке, записала библиотекарь Новоказанской сельской библиотеки Раида Салимовна Гафарова 2009 г.


                                                                                                                                                       Чәй – шикәргә алыштырылган юл

 Шликтән Төнгүккә йөри торган туры юлга бәйләнгән тагын бер тарихи вакыйга. Аның турында да миңа Фарит- абый сөйләде.
 Куеда районы Федорковски дигән авылда ( элек ул Макашин дип аталган) бер бай яшәгән. Аның фамилиясы шулай ук Макашин булырга тиеш. Бу байның спирт заводы булган шул авылда. Аңа спиртын Осага ташырга кирәк булган, чөнки анда су юлы бар. Шул бай Макашиннан Шлик-Башка үз акчасына юл салдыра башлый. Шлик халкын яллап эшләтә: атлылар ат белән таш ташый, атсызлар канау казый. Ул юл әле дә бар. Искеткеч матур әкияти юл. Кара урман эчендә тар гына туп-туры юл, ике ягы аяк басмаслык саз. Шлик-Башка җитәрәк 2-3 чакырым калгач бу юл Шлик-Түзгә китә. Шлик–Түзнең старостасы Шлик-Башның старостасына чәй-шикәр биреп юлны Шлик-Түзгә бордырырга үгетли. Безнең староста чәй- шикәргә алданып юлны Шлик-Түзгә борырга күнә. Шулай итеп бу юл Шлик-Түзгә китә. Югыйсә ул Шликтән Төнгүк аша олы юлга чыгарга тиеш булган. Шлик елгасына күпер дә салдырган була. Ул күперне мин дә хәтерлим әле,бик матур күпер иде. Макашин бае Шлик-Төнгүк юлын да төзәтеп карап торырга вәгъдә иткән була.Инде юл Шлик-Түзгә киткәч халык безнең старостага бик ачулана. Шуңа күрә халык телендә бу юлны “чәй-шикәргә алыштырылган юл” дип йөртәләр.

Яңа Казанка авыл китапханәсе китапханәчесе Гафарова Райдә Салимовна язып алды. 2009 ел. Бу турында миңа Сайбатталов Фәрит Харрас улы сөйләде. Ул 1936 елда безнең авылда туган һәм гомер буе монда яшәгән.

                                                                                                                                                       Дорога, обмененная на чай и сахар

 Еще одна история, связанная с прямой дорогой от деревни Шлык до Тюндюка.
 В селе Федорковский ( раньше оно называлось Макашино) жил один богач. Кажется, и фамилия у него была Макашин. В этом селе у богача был свой спиртовый завод. Ему нужно было доставлять спирт до Осы, так как там была река Кама и пристань. Этот богач на свои деньги начал строить прямую дорогу из Макашино до Верх Шлыка. Нанял шлыковцев на работу: конные возили гравий, безлошадные – копали канаву. Эта дорога существует и сегодня. Удивительно красивая, сказочная дорога: среди темного леса совершенно прямая, узкая , по обеим сторонам которой непролазная топь. Не доходя 2-3 километра до Вершлыка, эта дорога сворачивает на Усть Шлык. А дело было так: староста Усть Шлыка уговаривает старосту Верх Шлыка повернуть дорогу до Усть Шлыка за что обещает ему чай и сахар. Вершлыковский староста, купившись на чай и сахар, поворачивает дорогу до Усть Шлыка. А ведь дорога из Верх Шлыка должна была через Тюндюк соединиться с главным трактом. Был даже построен мост через речку Шлык. Этот мост помню даже я, был очень красивый мост. Богач Макашин также поручил старосте следить за дорогой Шлык- Тюндюк. А когда дорога свернула на Усть Шлык , народ очень рассердился на своего старосту. Поэтому дорогу и называют, “поменянной на чай и сахар”.

Со слов Сайбатталова Фарита Харрасовича, который родился в 1936 году и всю жизнь прожил в Новой Казанке, записала библиотекарь Новоказанской сельской библиотеки Раида Салимовна Гафарова 2009 г.


                                                                                                                                                         Чәпчелде инеше

 Карман халкы бу инешне зурайтып елга дип атыйлар.Чәпчелде елгасы буенда яшәүчеләр элек:
“Без яшибез Чәпчелдедә
Без бит чәпчелде әле!
Безнең белән сөйләшергә
Права иметь ит әле,”- дип кунакларга җырлыйлар иде үз чишмә, инешләре белән мактанып.
Олылар икенче дөньяга китеп бардылар,бу такмак та онытылды. Инешнең суы тәмле, йомшак. Нигә бу инешкә “Чәпчелде” дип авыр әйтелешле исем уйлаганнар борынгы авыл кешеләре?
Чәпчелденең башланган урыны Чернушка районы, Капкан авылыннан ерак түгел Шилово поле яныннан кечкенә яр астыннан агып чыга. Аның озынлыгы 14 км.,Толның беренче кушылдыгы. Аңа чишмәләр кушылалар: “Салкын чишмә”, “Тәмсез чишмә”, “Кара чишмә”, “Хәзрәт чишмәсе”, күп кенә исемсез чишмәләр кушыла.
Риваятьләргә караганда, Чәпчелде башланган җирдә зур монастырь булган. Ләкин, революция елларында 5-6 гына монах калган, монахларны аталар, качып котылганнары чишмә янында чәнчелеп үләләр. Бәлки шуннан “чәнчелде” сүзеннән Чәпчелде килеп чыккандыр, борынгыларның шулай дип исләрендә. Ташлары, нигезләре генә калган монастырь яныннан, телсез шаһит булып калган челтер-челтер чишмәсе генә ага, теле булса “чәпчи-чәпчи” сөйләп бирер иде.
Тагын Чепчелде белән бәйләнгән бер риваять бар. Элеккеләрнең сөйләве буенча, Чәпчелденең дә исеме булмаган, аңа исемсез чишмә дә кушылган. Ул вакытта Чернушкага туры юл шул чишмә аша үткән. Авыллар буйлап хәзрәт-дәрвишләр йөргән, алар һәрвакыт Таныптан турыга Карман аша, башкорт якларына туры сукмаклар буйлап йөргәннар. Карманда мунча кереп, өй саен дога укып, кем нәрсә биргән шуңа риза булып дәрвиш-хәзрәт туры юлдан иртә белән юлга чыга. Авыл халкы, урманда качаклар бар, дип кисәтәләр. Ул: “ Мине алла саклый, минем иманымнан башка бернәрсәм дә юк,”- дип җавап бирә. Бу хәл май аенда булган. Көз җиткәч авыл халкы туры юлдан Чернушкага базарга барырга чыккач, ике чишмә кушылган җирдә чишмә аркылы аркасына пычак кадалган изге кеше –дәрвиш- хәзрәтне күргәннәр, барысы да гаҗапкә калганнар. Дурт айдан күп вакыт үткән, аның өстеннән чәп-чәп итеп чишмә агып ята, кем үтергән беркем белми, аны чишмә янына җирләгәннәр, чардуган корып куйганнар. Исемсез ике чишмәнең берсен “Чәпчелде”, яисә “Чәнчелде” дип , ә икенчесен “Хәзрәт чишмәсе ” дип атаганнар.

Тарих укытучысы Валитова Фәнүзәдән китапхәнәче Нурбакова Гөлфия язып алды.

                                                                                                                                                   Речка Чапчельда

 Кармановцы называют этот ручей речкой. В давние времена живущие вдоль Чапчельды, хвалясь ручьями и родниками, пели своим гостям:
«Мы живем в Чапчельде, мы ведь чапчельдинцы.
Можно с нами гостевать, разговоры начинать…»
Старики отошли в мир иной, забылась и эта частушка. Вода в этом ручье вкусная и мягкая. Почему же старожилы деревни дали этому ручью такое трудное в произношении название?
Исток Чапчельды в Чернушинском районе, недалеко от деревни Капкан. Вытекает ручеек из небольшого обрыва возле Шилова поля. Его протяженность 14 километров, это первый приток реки Тулвы. Ручей питают родники «Холодный», «Невкусный», «Черный», «Ивановка», «Хазрат» и много других безымянных.
По легенде, у истока Чапчельды стоял большой монастырь. Но в годы революции там оставалось лишь 5-6 монахов. Монахов расстреляли, а сбежавшие были найдены заколотыми у реки Чапчельды. Может быть поэтому, слово «чанчельде» (зарезанный, заколотый) трансформировалось и дошло от наших предков в виде названия речки «Чапчельде». Немым свидетелем прошлого среди развалин течет Чапчельде. Если бы могла, речка рассказала бы нам многое.  
Существует еще одна легенда, связанная с Чапчельдой. По рассказам старожилов, эта речка была безымянной и сливалась с еще одним безымянным ручьем. В давние времена прямая дорога до Чернушки пролегала через эту речку. В те времена по деревням странствовали муллы-дервиши, их путь пролегал от деревни Танып в Кармановку и дальше в башкирские земли. Один мулла, помывшись в Кармановке в бане, почитав в каждом доме молитву и получив в награду подаяние (кто что может), поутру по прямой дороге отправился в путь. Селяне предупредили, что в лесах бродят разбойники. На что мулла – дервиш ответил: «Меня аллах бережет, да и что с меня взять?». Это происходило в мае.
С наступлением осени селяне собрались в Чернушку на базар. Отправились в путь, как водится, по прямой дороге, и на пересечении двух речек, вытекающих из родников, наткнулись на тело муллы – дервиша с ножом в спине. Несмотря на то, что прошло более четырех месяцев, тело не разложилось, только журчащая вода со звуком «чап-чап» переливалась через него, и мерно текла дальше. Никто так и не узнал, кто и когда убил муллу-дервиша. Похоронили его возле родника и соорудили на могилке оградку, а безымянные родники назвали: «Чапчельда» и «Хазрат».

Со слов учителя истории Валитовой Фанузы записала библиотекарь Нурбакова Гульфия. Октябрь 2007 года.


                                                                                                                                                                    Шәкерт чишмә

  Әле Яңа Казанка авылы юк чакта ук булган бу хәл. Султанай мәдрәсәсендә укучы шәкерт – Озын Ялан егете авылына каникулга дип Султанайдан туры сукмактан урман аша кайтырга чыга. Ул вакытта, күрәсең, Озын Яланнан Султанайга туры сукмак булгандыр. Юлда адаша һәм безнең Күл тауга килеп чыга. Шунда аның чишмә буйда үле гәүдәсен табалар. Бу урын мунчала күлгә агып төшә торган чишмә буйда, кулдән өстәрәк. Мунчала күл ул - зират янында пилорама аста. Бу шәкерт үлгән урында элекке картлар азан тавышы ишетә торган булганнар, бу урынны ияле дип әйтәләр. Монда адаштыра да әле. Мин үзем дә бу урында яшь чакта сәер хәлдә калганым бар. Яз көне әни белән , абыйның бер яшьлек кызы Әлфинәне күтәреп пикан җыярга килдек. Ул вакытта әле мин Шәкерт чишмә тарихын белми идем. Әлфинәнең яңа аякланган чагы. Монда пикан күп, без әни белән пикан җыя башладык. Карасак, безнең кызыбыз юк. Йөгерә-йөгерә, кычкыра- кычкыра эзлибез, тамакларыбыз бетте кычкырып, елашабыз, бөтен урманны тентэп беттек. Карасак, шунда, сукмакта, тыныч кына яфраклар белән уйнап утыра кызыбыз. Бик куркыштык. Тиз генә Әлфинәне эләктереп алдык та авылга йөгердек. Шулай шунда безнең күзне шайтан буды.
 Хәзер инде Шәкерт чишмә дигән исем онытылды, аның тарихын да белүче бик аз.

Шәкерт чишмәсе тарихы турында миңа безнең авылда туып-үсеп , шушында яшәп- картаеп вафат булган Валеева Саҗидә Дәүләтгәрәй кызы сөйләде. Ул 2008 елда 78 яшендә вафат булды.
Яңа Казанка авыл китапханәсе китапханәчесе Гафарова Райдә Салимовна язып алды. 2009 ел.


                                                                                                                                                            “Ученический” родник

 Это случилось еще когда не было села Новая Казанка. Ученик Султанаевского медресе, юноша из Бичурино, решил вернуться домой из Султаная на каникулы по прямой дороге через лес. В то время, видимо, была прямая тропа от Султаная до Бичурино. В дороге заплутал и вышел к нашей Озерной горе (Күл тау). Здесь, возле родника, и нашли его тело. Это место возле родника, стекающего в озеро, в котором мочили лыко, выше озера. Озеро для замочки лыка возле кладбища, под пилорамой. На месте гибели этого юноши раньше старики слышали звуки азана, говорили, что у этого места есть “хозяин”. Там часто блуждают. И я в молодости попала там в странную историю. Весной вместе с мамой и годовалой племянницей Альфиной мы пришли сюда собирать пиканы. Тогда я еще не знала историю родника. Альфина только что начала ходить. Пиканов много, мы с мамой стали их собирать. Спохватились, а нашей Альфины нет. Бегаем, кричим, плачем, обежали весь лес, от криков охрипли. Смотрим, а девочка спокойно сидит на тропинке и играет листочками. Очень испугались. Быстренько схвалили ребенка в охапку и побежали в село. Так на этом месте “черт” застил нам глаза.
 Сейчас название “Ученический” родник уже забыто, мало кто знает и его историю.

Библиотекарь Новоказанской сельской библиотеки Гафарова Раида Салимовна: “Об истории родника мне рассказала Валеева Сажида Даулятгаряевна,которая родилась и всю жизнь прожила в Новой Казанке. Умерла она в возрасте 78 лет в 2008 году.” Записано в 2009 г.


                                                                                                                                                                               Щипа
                                                                                                                                                               (Из воспоминаний и преданий)

 Когда это было, уже не помнит никто. Будто бы, когда появился на Руси новый Патриарх Никон (17 в.), и стал вводить в Христианство новые правила, аннулируя тем самым некоторые старые, это не понравилось староверам, так как стали притеснять старообрядческую веру. От этого притеснения староверы решили уйти подальше: кто – в Сибирь, а кто – на Урал. Некоторые из староверов дошли до наших мест. Сначала они поселились в логу, не доходя Щипы 5-6 километров. Стали разбиваться на кельи, поэтому этот лог называют келейный. На некоторое время обосновались там, а потом стали пробираться поближе к речке. Стали вырубать леса и строить дома. Известно, что это семьи Швалевых, Шестаковых, Рожковых, Черемухиных. Так образовались деревни Чокур, Росстань.
 Рубили лес только топорами, щепок было много, поэтому, говорят, деревня Щипа сначала называлась Щепа. А позднее из-за чьей-то ошибки при написании Щепа превратилась в Щипу.
 Только топором был рублен дом Черемухиной Анны Модестовны, сохранившийся до наших дней. Позднее появились пилы, это безусловно, облегчило труд людей. Так в свое время и образовалась деревня Щипа со своими жителями-староверами.
 Позднее, в 30- 40-е годы (16-20 вв.?), когда в Щипе были построены спирто-порошковый и дегтярный заводы, браться Строгановы привозили на заводы своих работников и они, кто покупал, а кто вновь вырубал для своих жилищ участки леса, так как готовой земли не было.
 Таким образом, появились именные поля, лога. Например, гора Панфиловская – основатель Панфил, Назаровский лог, Швалев лог, Алексеев лог, Кузнецов лог, Бушмакинская пашня. Также в Щипе есть Нефедова купча – это место, говорят, когда-то Нефед купил у кувьинских татар. Имеется бабья рёлка, говорят, это вырубка, где работали одни женщины. В настоящее время там располагается нефтяная качалка. Еще, по рассказам местных жителей, раньше, для того, чтобы накосить сено, сенокосы покупали у кувьинских татар. Свободной земли под покосы не было.
 У староверов были свои обычаи. Например, при молении женщины пальцы рук складывали не так, как мужчины. У них бытовало твердое правило кормить и поить чужих только из посуды, которой они сами не пользовались. Сейчас в Щипе староверов уже нет.

 Со слов Зориной Ираиды Ивановны и Шестаковой Нины Ивановны записала библиотекарь Шабарской библиотеки Филимонова Наталья Алексеевна. 2009 г.

                                                                                                                                                                         Ялгыз торна тавышы...

“Һаваларда ялгыз торна тавышы.
Ник, син торна, үзгәрттең нәселемнең язмышын?”

 Авылымның өлкән кешеләре сөйләве буенча бу әллә легенда, әллә бер вакыйга, ләкин булган хәлне бик күп кешеләрдән ишеттем, һәм менә сезгә дә сөйләмәкче булам.
 Безнең Карман авылын төрле яктан таулар уратып алган, шуңа күрә авылым гимнда:
“Карман авыл, зур авыл.
Тау астында утыра ул.
Тау башыннан караганда
“А” га охшап тора ул! “- диелә.
 Чыннан да, авылга килеп җитмичә, тау астына төшмичә аны күреп булмый.
Авыл кара урман арасында җир эзләп килүчеләр тарафыннан ике инеш Карман һәм Чәпчелде арасында барлыкка килгән. Кара урман сүзеннән Карман дип кушканнар! Мин бит торна турында сөйләмәкче идем, монда таулар, урманнар турында башладың, диярсез.
Ашыкмагыз, вакыйга шушы тау башында урманнарны арчып, агачларны кисеп, басулар ясаган, төпләрен яндырган чакта бара.
 1941 елның язы... Ул вакытта авылымда киң күкрәкле арсландай ир егетләр, яшь үсмерләр күп була. Һәр гайләдә 5-6 малайлар үсә. Нәҗмехәмәт Адилов гаиләсендә 6 малай, Хаҗиәхмәт Тимганов гаиләсендә 5 малай үсә.
 Яз җитү белән ирләр җир, басу арчып яндырып, агачларны кисеп, утын әзерләү эшенә авылның үсмер егетләре дә өлкәннәр белән бергә эшләгәннәр. Яз иртәрәк килә. Басуларда карлар эреп агып бетеп, көз көне арчып бетерелмәгән түзлекләрне, агачларны утынга кисеп, кайсын яндырырга керешәләр.
 Вакыт тиз үтә... Ашарга утыру белән Гафур: 
- Караң әле, караң анда ике торна бии ! Их-ма ! Ничек бииләр,- дип кычкырып җибәрә. Кемдер ышанмый:
- Син үзең торна!- дип кычкыра.
Чынлап та, ашап, ял итеп утыручылардан ерак түгел җирдә ике торна бии.
 Канатларын җилпи-җилпи бер-берсе тирәсендә әйләнеп бииләр. Мондый хәлне беренче мәртәбә күргән үсмерләр Гафур, Муллагали, Минемулла бу кызыкны карар өчен “ тавышламагыз!”- дип әйтә-әйтә торналарга якынлашалар. Өлкәннәр арасыннан Муллаҗан бабай: “Баштаклар, бер-бер тимәгез, алар парларын шулай эзләп табалар”- дип кычкырып кала.
 Гафур:
 - Малайлар, үзегезне торна ите белән сыйлыйм! – дип кулына зур гына таяк эләктереп ала. Башка малайлар бабайның сүзенә колак салып тын гына торналар биюен карыйлар. Гафурның торналарга якынлашуын күзәтәләр Гафур абые Минҗан да : “Матри малай, тимә,”- дип кычкыра, ләкин ул вакытта инде Гафур торналарга бик якын була. Ә торналар... Аларның күзләре бер-берсендә булалар, канатларын җәеп-җәеп бииләр, мәхәббәт аңлаталар.
 Гафур килеп җитү белән арты белән торган торнаның аягына суга. Торна җиргә егыла , ә берсе торна өчеп китә, һавада бик озак “Торро- рик!”, дип кычкыра- кычкыра парын чакрып очып йөри.
 Аягы сынган торнаны тиз арада суеп, чистартып, учак ягып пешерергә куялар. Гафур һаман: “Мин сезне менә дигән торна ите белән сыйлыйм!”-дип мактана.Өлкәннәрнең ачулануын да, иптәшләренә дә исе китми. Муллаҗан бабай гына:
 Мескен торна әллә кайлардан очып кайткан, оя корыр, бала чыгарыр өчен, харап иттең, башыңны күтәреп кара, торна зары әллә нәрсәләр китереп чыгарыр! -Озак- озак кулын каш өстенә куеп сөйләнә ,- афәт, кайгы гына китермәсен, Ходаем,- ди.
 Аш, торна ите озак кайный, каты, пешми. Кайбер үсмерләр, олылар шулпасын эчәләр. Ә торнаны Гафур өенә алып кайта. Өендә дә озак кайнатсалар да кап-каты була. Шулай да ит ашыйлар дип әйтүе дөрес булмас, кимерәләр.
 Муллаҗан бабай сүзе дә дөрескә чыга. Әтиләре Хаҗиәхмәт озак та тормый дөнья куя. Шул елны җәйдән сугыш башлана. Карман авылының 104 егете сугышка китә, шуның 34 генә исән- сау кайта, 70 егет Ватан өчен үлеп кала.
 Ә Гафурҗан нәселе диярсез. 5се дә үсеп җитәләр, өйләнәләр. 1,2 бала гына бирә Ходай аларга. 4 се торлечә яшьли уләләр, хатыннары да озак яшәмиләр. Балаларга да җитә бу каргыш. Бер баланын өч баласыда акылга зәгыйф булып туалар. Ике бала яшьли дөнья куя. Кайсының пожар булып өе янып китә. Оныкның баласы да 5 яшьтә тулмый үлеп китә.
 Алар затына “торна” кушаматы тагылды. Авылдашлар аларны “торналар заты” дип йөртәләр.
 Гафурҗан кайда диярсез? Аңа ходай озын гомер биргән, ул ялгыз, торнадан да ялгыз. Хатыны Акълимә бик яшьли үлеп киткәч, кызлары Себер якларына алып чыгып киттеләр. Әле бер ел элек кенә малае дөнья куйды, аны соңгы юлга озатырга да кайтмады. Туган авылын бик сагынып еласа да кайта алмый, кызларының дачасында яшәп ята, кызлары ташламыйлар, карыйлар, шулай да ялгызлык җанын ашый аның.

2009 ел. Карман авылы китапханәчесе Нурбакова Гөлфия .

                                                                                                                                                                         Клич одинокого журавля

“ С небес слышится клич одинокого журавля,
Журавль, почему ты изменил судьбу моего рода!?”
 По словам сельчан, это то ли легенда, то ли было на самом деле. Но я слышала это от очень многих и хочу рассказать и вам.
 Нашу Кармановку со всех сторон окружают горы, может поэтому в гимне нашего села поется:
“Наша Кармановка – большое село.
Расположено оно под горой.
Вид села сверху, с горы
Напоминает букву “А”.
 Действительно, пока не доедешь до Кармановки, пока не спустишься с горы, Кармановку не увидишь. Кармановка появилась в дремучем лесу, между двумя реками Кармановка и Чапчелде, основали ее люди, которые хотели иметь землю. От слов темный лес (кара урман) родилось и название Кармановка (Карман). Я ведь хотела рассказать о журавле, а начала с гор и дремучих лесов. Не спешите, событие произошло на одной из этих гор во время расчистки леса для полей, сжигания корней деревьев.
 Весна 1941 года... В то время в селе было много крепких молодых подростков, парней и мужчин. В каждой семье росло по 5-6 мальчиков. В семье Назмехамата Адилова -6, Хазихмата Тимганова – 5 мальчиков.
 С приходом весны на расчистке полей, валке деревьев, заготовке дров вместе со взрослыми работали и подростки. Весна в тот год пришла раньше обычного. Поэтому приступили к очистке полей от оставшихся с осени пней, которые сжигали, заготовке дров.
 Время пролетело незаметно...Сели перекусить.В это время Гафур закричал:
 -Смотрите, смотрите два журавля танцуют! Их-ма! Как танцуют! Кто- то не поверил : “Сам ты журавль!”
 Действительно, недалеко от обедающих на земле танцуют два журавля. Размахивая крыльями, кружатся вокруг друг друга. Подростки Гафур, Муллагали, Минемулла, видевшие такое впервые, предупредив :”не шумите”,- приближаются к журавлям. Один из взрослых, Муллазян бабай кричит: “Озорники, не смейте трогать, журавли так ещут себе пару”.
 Гафур кричит:
 - Ребята, я угощу вас журавлиным мясом,- и хватает большую палку. Остальные мальчишки, услышав предупреждение Муллазян бабая тихонько наблюдают за журавлями и приближающимся к ним Гафуром. Дядя Гафура Минжан тоже кричит: “Смотри, парень, не трогай,”- но Гафур уже совсем близко от журавлей. А журавли... Они ничего не замечают: их глаза смотрят друг на друга, танцуют, взмахивая крыльями, выражают свою любовь.
 Приблизившись к журавлям, Гафур бьет палкой по ногам журавля, который находится к нему спиной. Журавль падает, Гафур кидается на него. Второй журавль взлетает и потом очень долго с неба раздается крик “Торро-рик”, - так журавль зовет свою пару.
 Журавля со сломанной ногой быстренько колют,ощипываю и запалив костер ставят вариться. Гафур все еще хвалится: “Я вас угощю прекрасным журавлиным мясом!” Его не волнуют ни недовольство старших, ни друзей. Только Муллазян бабай с тревогой:
 -Бедный журавль, он прилетел из такой дали, чтобы свить гнездо и вырастить птенцов, а ты его убил. Посмотри на небо, проклятья журавля могут принесте еще немало несчастий. Долго – долго рассужждает, положив ладонь на надбровье: “Только бы не принес несчастий и бед, сохрани, Аллах.”
 Суп кипит долго, мясо жесткое. Некоторые взрослые и подрости пьют бульон. А журавля Гафур уносит домой. Долго кипятят и дома, но мясо все равно жесткое. Но все же суп едят, а мясо не едят , а грызут.
 Пророчества Муллазян бабая сбываются. Отец Гафура Хузяхмат в скорости умирает. В то лето начинается война. Из Кармановки на войну уходят 104 человека, возвращаются только 34, 70 мужчин погибают.
 А что с родом Гафура? Все пятеро выросли, женились. Аллах им дал всего по 1-2 ребенка. Четверо умирают молодыми, ненадолго их переживают и супруги. Проклятье добирается и до их детей. У одного трое детей родились слабоумными. И ребенок правнука не дожив до 5 лет умирает.
 К их роду прилепилась прозвище “торна”(журавль). Односельчане зовут их “торна заты ”(журавлиный род).
 А где же Гафурзян ? Аллах даровал ему долгую жизнь , но он одинок, еще более одинок, чем журавль, которого он оставил без пары. Когда его жена Аклима умерла молодой, дочери увезли отца в Сибирь. Только год назад скончался его сын, но Гафурзян не смог приехать даже на его похороны. Хотя глаза его не просыхают от слез из-за тоски по родной деревне, приехать не может. Живет на дочерней даче, дочери его не бросают, ухаживают за ним, но одиночество разрывает его душу.

2009 год. Библиотекарь Кармановской сельской библиотеки Нурбакова Гульфия.

Вверх